Тематик күргәзмәләр оештырылды.

2018 елның 7 ноябре, чәршәмбе

2 ноябрь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә көзге каникул вакытында Татарстан Республикасы Конституциясе көне һәм Халыклар бердәмлеге көненә карата “Татарстан – күп милләтле Республика", "Халыклар дуслыгы - тынычлыкның нигезе" дип исемләнгән тематик күргәзмәләр оештырылды һәм әңгәмәләр алып барылды. Бу бәйрәмнәр халыклар бердәмлегенең алга таба да үсүенә, дустанә мөнәсәбәтләрне, ныклырак икътисади, сәяси һәм мәдәни элемтәләрне билгеләргә булыша. Без, төрле халыкларның гореф - гадәтләрен хөрмәт итеп, нык, тату, тынгысыз гаилә булып яшибез. Бүген бу - безнең һәрберебез өчен иң мөһиме, чөнки бердәм халык ул - илебез бөеклеге һәм күәте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International