Конституция - Татарстан халкының барлык мәнфәгатьләрен үз эченә туплап, өмет-хыялларын чагылдыра, киләчәккә ышанычын беркетә. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында үзара аңлашу хакимлек иткән төбәк буларак, Татарстан көннән-көн киңрәк таныла бара, даны еракларга тарала. 7 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә әлеге датага багышланган “Конституцияле халык – дәүләтле халык” исемле күргәзмә буенча, әңгәмә – сөйләшү үткәрелде.