8 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Сәламәт яшәү рәвеше” дип аталган тәрбия сәгате уздырылды. 11 сыйныф җитәкчесе Гатауллина Д.Г. әлеге чараны мавыктыргыч итеп әзерләгән иде. Укучылар һәркайсын борчыган сорауларга үзләре үк җавап бирделәр. Кәрәзле телефоннан еш файдалану, өзлексез интернетны куллану, шау-шулы музыка тыңлау сәламәтлек өчен зыянлы булса, саф һавада йөрү, китап уку, классик музыка тыңлау сәламәтлекне ныгыта.