8 ноябрь көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында, 2016-2020 елларга "Рус Теле" максатчан федераль программасы кысаларында, «Рус сөйләм телен һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социомәдәни компетенциясен үстерү чарасы буларак цифрлы укыту объектлары» дигән темага республикакүләм семинар-тренинг булып узды. Бу семинарда алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” халыкара эшчәнлек бүлегенең директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Садыкова Г. В.; алман филологиясе кафедрасы доценты, К(П)ФУ “Лев Толстой исемендәге ИФМК” рус теле һәм чит телләр әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Вафина А. Х. катнашты.
Семинар-тренинг барышында зурлар төркеменә йөрүче балалары белән ачык шөгыль күрсәтелде. Шулай ук Теләче муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары икетеллелеккә кагылган актуаль сораулар буенча үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм цифрлы укыту объектлар ярдәмендә белем һәм тәрбия бирү турында чыгышлар ясадылар.
Семинар-тренингта катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, мастер-классларда катнаштылар. Һәрбер килгән педагог белем бирү эшчәнлегендә куллана алырлык бай практик материал туплады.
Килгән кунаклар семинарга карата югары бәя бирделәр.