1-2 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә “Ватанны сакларга әзер бул!” дип исемләнгән Россия яшь ватанпәрвәрләре слеты кысаларында мәктәп укучылары - яшь армия отрядлары арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзерлек” (ГТО) фестиваленең республика этабы булып үтте. Әлеге чарада 29 муниципаль район командасы, шул исәптән районыбызның Шәтке урта мәктәбе командасы да катнашты. Безнең район командасын бертуганнар Лиана һәм Диана Җәләевалар, Булат Гыймадиев һәм Илһам Габделхаевлар тәшкил итте. Җитәкчеләре Гөлфия Мөхәммәтвасыйл кызы Җәләева. Яшь армиячеләр әлеге ярышта спортның йөзү, ераклыкка сикерү, җирдән этенү, турникта тартылу, борысларда этенү, аягүрә басып торган хәлдә алга таба бөгелү кебек төрләрендә көч сынаштылар. Шәхси беренчелектә Диана Җәләева белән Булат Гыймадиев аягүрә басып торган хәлдә алга таба бөгелү төрендә икенче урынга лаек булдылар. Командалар беренчелегендә Шәтке урта мәктәбе командасы призлы урынга лаек булды. Призлы урыннарны яулаган укучыларга һәм командаларга Дипломнар һәм Кубоклар тапшырылды.