1941 елның 7 ноябрендә Куйбышев шәһәрендә узган хәрби парадка багышлап, 2018 елның 7 ноябрендә Самара шәһәрендә "Хәтер парады" булып узды.

2018 елның 9 ноябре, җомга

Куйбышев мәйданы буенча алты меңгә якын кеше: гамәлдәге армия, ветеран һәм патриотик иҗтимагый оешмалар, көч структуралары, сәнәгать һәм оборона предприятиеләре, хезмәт коллективлары һәм профсоюзлары, хәрби-патриотик берләшмәләр, ДОСААФ России, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, гомуми белем бирү, урта махсус һәм югары уку йортлары, кадет сыйныфлары, Суворов һәм Нахимов хәрби-диңгез училищелары укучыларының парад хисаплары узды. Анда Идел буе федераль округы, Мәскәү, Санкт-Петербург, Севастополь, Кырым Республикасы, Волгоград, Ленинград, Мәскәү, Воронеж өлкәләре, Краснодар ягы субъектлары катнашты. Әлеге парад исәп-хисаплары арасында хәрби стройда йорү сынауы булып узды. Парадның төп темасы - «Җиңү коралы», чөнки нәкъ менә Куйбышев шәһәрендә сугышның беренче көннәрендә үк сәнәгать предприятиеләре күпләп эвакуацияләнгән, һәм кыска вакыт эчендә хәрби җитештерү җайга салынган.

"Хәтер парады» кунаклары Бөек Ватан сугышы чоры кораллары, 37 берәмлек тарихи техника, шул исәптән Т-34 танкы белән таныштылар. Һавага икешәр, ЯК-52 самолетлары, Ми-2 вертолетлары күтәрелде. Хәрби оркестр 1941 елгы маршларны башкарып үтте. Тантанада Россиянең төрле төбәкләреннән, аннан тыш тагын 14 дәүләт делегацияләре катнашты, алар арасында биш ил (Коста-Рика, Сенегал, Габон Республикасы, Колумбия, Куба), Кытай хәрби атташесы, башка консуллар катнашты.

Әлеге чарада Советлар Союзы Герое Б. К Кузнецов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе дәуз өлешен кертте. Делегация составына Бердәм Россиянең Яшьләр Гвардиясе уткәргән «Җиңү парады» патриотик проектында, Республикабыз районнары арасында, җиңеп чыккан 5 катнашучы керде, алар арасында безнең Теләче муниципаль районы вәкиле Хәнәфиева Миләүшә Фәнил кызы да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International