Гаиләсеннән аерылган сабыйның балалар бакчасына ияләшүен җиңеләйтү тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора. Моның өчен безнең 2 нче нәниләр төркеме тәрбиячеләре Зиннатова И.Н., Закирова А.Х., тәрбияче ярдәмчесе Гыльманова А.Р. яңа килгән сабыйларны уен аша төркемнең тормышына, яңа уенчыклар белән уйнау тәртибенә акрынлап ияләштерәләр, өйрәтәләр. Балалар мөстәкыйль рәвештә кашык тотып ашарга, иптәшләре белән дус-тату уенчыклар белән уйнарга, һавага йөрергә чыгарга, көндез йокларга өйрәнәләр.