11 ноябрьдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә географик диктант уздырылды. Аның модераторы география укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г.Х.Шәйхутдинова. Акциядә район мәктәпләренең география укытучылары һәм мәктәбебезнең 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Ахырдан һәр катнашучыга истәлекле сертификат тапшырылды.