Мәктәпкә ата -аналарның финанс ярдәме һәрвакыт урынлы. 10 нчы ноябрь көнне Җаваплылыгы чикләнгән “ Тюлячинские стальные профили» жәмгыяте Теләче урта мәктәбенә канализация люклары сатып алуда спонсор ярдәме күрсәтте. Директор Нәҗипов Раиль Расифович җитәкчелегендә мәктәп коллективы Җаваплылыгы чикләнгән “ Тюлячинские стальные профили» жәмгыяте оештыручылары Саттаров Раис Рәүфовичка, Хәсәншин Айдар Хәйрулловичка һәм директоры Ахваров Илнур Хәйдәровичка чиксез рәхмәтләрен белдерә. Без спонсорларга эшләрендә зур унышлар, сәламәтлек һәм хезмәттәшлек теләп калабыз.