Семинар узды.

2018 елның 16 ноябре, җомга

Теләченең 2нче балалар бакчасында районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен "Конкурс хәрәкәте чаралары белән педагогның һөнәри үсеше" темасына "түгәрәк өстәл" формасында семинар узды. Семинар барышында, әлеге тема буенча Казанда уздырылган квалификация күтәрү курсларында катнашкан педагоглар Ибрахимова А.Р., Баева Ә.Г. һәм Рафикова Л.А., "Ел тәрбиячесе" конкурсындагы яңалыклар белән уртаклаштылар, мастер-класс үткәрү буенча, балалар белән чаралар, ораторлык һәм актерлык сәнгатен анализлау буенча практик тренинглар үткәрделәр. Катнашучылар бик актив булдылар, семинар нәтиҗәле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International