Безнең җиңүчеләр.

2018 елның 16 ноябре, җомга

11 нче ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе укучылары Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һүм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында катнаштылар һәм «Танып белү һәм иҗат” номинациясендә җиңү яуладылар . Халыкара фәнни – танып белү, иҗади һүм интеллектуаль «Тамчы — шоу» конкурсында Теләче һәм Буа районы укучылары көч сынашты. Безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары Котдусов Булат, Тимербаева Динә һәм Ибрагимова Дилә сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм география , татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәрен яхшы белүләрен күрсәттеләр . Ярышта җиңгән өчен, «Мизгел» командасы һәм җанатарлары Г.Камал исемендәге театр спектаклен карарга чакырылдылар. Укучыларны уенга З.Н.Асадуллина , Л.М. Якупова, М.Р. Сабирова һәм Д.Г. Фатхрахманова әзерләделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International