10 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар өчен «Сүз эчендә энҗе бар» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде.

2018 елның 16 ноябре, җомга

Балаларга төрле темаларга кагылышлы мәкальләр, әйтемнәр, кызыклы табышмаклар тәкъдим ителде. Балалар аларга бик теләп, бер-берсен уздырырга тырышып җавап бирделәр, үзләренең фикерләү сәләтен, зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. “Татар халык иҗаты” китап күргәзмәсе белән  таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International