11 ноябрь көнне Шармыш авыл китапханәсендә "Почемучки» клубының яшь укучылары өчен «Невелика птичка-синичка, и та свой праздник помнит" исемле бәйрәм узды. Яшь буынны табигатькә сакчыл, җаваплы караш рухында тәрбияләү өчен, кечкенәдән балаларда күзәтүчәнлек, әйләнә-тирә мохит һәм тулаем табигать торышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк.
Бу көнне «Почемучки» клубы балалары көзге бакча буйлап экскурсиягә чакырылды. Экскурсия вакытында балалар кышлаучы кошлар турында бик күп яңалыклар белделәр. Соңыннан балалар табышмаклар чиштеләр, халык сынамышлары турында сөйләүне тыңладылар, "ут, су, җир" уенын уйнадылар.
Бу көнгә китапханәдә «Синица-озорницы һәм башка кошлар» дигән күргәзмә әзерләнгән иде. Китапханәне "Отгадай, кто живет в теремке " дип исемләнгән кызыклы кроссворд бизәде.