Әни-һәркемгә дә иң якын кеше.

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Әниләр көне ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Хәзерге вакытта һәр гаиләнең яраткан  бәйрәме ул. Олылар да, балалар да бу көнне әниләрен котлыйлар, бүләкләр бирәләр. 26 ноябрь Олы Мәтәскә китапханәчесе дә үзенең актив укучыларын әниләре белән китапханәгә чакырды. Алар өчен мул итеп табын әзерләнде. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр. Балалар да, әниләр дә рәхәтләнеп ял иттеләр:  төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International