Педсовет барышында коллектив игътибарны сәләтле бала шәхесенең шәхси үзенчәлекләрен, мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып укыту һәм тәрбия бирүнең эчтәлеген, формаларын, методларын сайлап алу зарурлыгына юнәлтте.Коллективның бу юнәлештәге эш тәҗрибәсе анализланды. Киңәшмә теоретик чыгышлар практик биремнәр белән үрелеп барды, аларда педагоглар сәләтле бала портретын, сәләтле балалар пирамидасын төзеде. Шулай ук педагоглар авыр педагогик ситуациядән чыгу юлларын таптылар, стандарт булмаган бурычларны хәл иттеләр.