Декабрьнең беренче ун көне елның елында инвалидлар декадасы булып санала.

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә ”Изге гамәлдә булыйк” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрелде. Бу чараны китапханәче һәм мәдәният йорты директоры оештырдылар.  Авылдагы тумыштан мөмкинлекләре чикләнгәннәр (Салихова Илсияр һәм Хәйретдинова Наилә апалар ) китапханәнең уку залына,чәй табыны артына чакырылдылар. Авыл җирлеге башлыгы Валиуллин М.А аларның хәлләре белән кызыксынды. Ахырда апаларга кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Шушы әз генә игътибар да инвалид апаларның йөзенә сөенү хисе иңдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International