Бу чараларның максаты бөтен кешеләрнең хокукларын тигез булдыру һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашу.
Инвалидлар көне уңаеннан изге гамәлләр ункөнлеге бара. Шул уңайдан 6 декабрь көнне Айдар мәдәният йортында, китапханә, авыл җирлеге белән берлектә «Сагышларны миңа язмыш бирде»- исеме астында җылы мөхиттә чәй табын, күңелле концерт программсы оештырылды. Кеше кылган гамәлләрнең изге, яхшы ният белән башкарылырга тиеш икәнлеге беренче урынга куелды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышка яраклашып яшәүләре турында сөйләшенде. Алар кыенлыкларга бирешмичә, көрәшеп уңышларга ирешүләренә күңел сөенде.