7 декабрь көнне Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Балачактан коррупцияга каршы» дигән тематик күргәзмә оештырылды. Балалар инде кечкенәдән үк җәмгыятьтәге кимчелекләр турында күзаллыйлар, өлкәннәрнең начар гамәлләрен хупламыйлар, илебездә коррупция булырга тиеш түгел дип саныйлар. Әлеге күргәзмә ришвәт алу проблемасын хәл итүгә этәргеч ясар дип ышанабыз.