Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Шул уңайдан 7 декабрь көнне, Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре, Теләче урта мәктәбенә барып, югары сыйныф укучылары өчен, тематик сәгать үткәрделәр. Тематик сәгать вакытында китапханәчеләр, укучыларга Теләче районының геройлары: Ксенофонтов А.К.- Советлар Союзы герое, Галиев Г.Г., Капитонов Н.М., Каримова Г.Г.- социалистик хезмәт геройлары турында сөйләделәр һәм презентация күрсәттеләр. Укучылар игътибар белән тыңладылар, актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр.