6 декабрь көнне Алан авылы китапханәсендә, халык тарафыннан яратып укылган күп китаплар авторы, популяр язучы –якташыбыз Гөлсинә Галимуллина белән очрашу оештырылды.

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Очрашуга авторның китапларын яратып укучы, аның иҗаты белән кызыксынучы авыл халкы чакырылды. Китап укучылар өчен китап күргәзмәсе оештырылды, аның иҗатын яктыртучы презентация һәм буктрейлерлар күрсәтелде. Очрашу барышында күп сораулар яңгырады , аларга автор бик теләп тулы һәм матур җаваплар бирде. Бу җылы очрашу халык күңелендә әле озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International