Инвалидлар декадасы - мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык һәм ярдәм кирәклеге турында искә төшерә. 6 декабрь көнне, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты, авыл җирлеге белән берлектә "Сагышларны миңа язмыш бирде" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Чара җылы сәламләү сүзләре һәм сәламәт-лек, шатлык теләп башланды. Очрашу дәвамында биюләр, шигырьләр, җырлар яңгырады. Китапханәче аларны «Чигүләрдә күңел җылысы» дип исемләнгән, тумыштан инвалид Лилия Галявиеваның кул эшләре белән таныштырды, яңа журналларга күзәтү үткәрде, китапның кешеләр арасында аралашу чараларының берсе булып торуын һәм чын дус буларак, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер булуы турында сөйләде. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.