8 декабрь конне Максабаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында, язмыш тарафыннан кыерсытылган язучыбыз Фәнис Яруллинга багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала "дип аталган тематик сәгать үткәрделәр. Китапханәдә Ф.Яруллиннын иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде, китапларына күзәту ясалды, шигырьләре укылды.