Коррупция – коррозиягә тиң, тутык металлны ничек ашаса, коррупция – ришвәт җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен шулай тарката. Чөнки ришвәтчелек хәзерге көндә илебездә иң кискен проблемаларның берсе һәм ул дөньяның акчага корылуы, акчага сатылуы. Әңгәмә барышында: «Матур киләчәк үзебезнең кулда. Таяк ике башлы булган кебек, ришвәт алучы гына түгел, ә аны бирүче дә гаепле»,- дигән фикерләр булды.