2018 елның 08-09 декабрендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасында гомумбелем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты узды. Безнең район өстәмә белем бирү педагоглары Зөфәр Рәис улы Бәдриев, Рәфил Рифат улы Хәкимов җитәкчелегендә Теләче һәм Үзәк урта мәктәбеннән егетләр һәм кызлар катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча егетләр һәм кызлар 5 нче урынны яуладылар.