1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында инвалидлар декадасы уза, Күкчә авылы китапханәчесе Сәләхова Илсөяр Фәрит кызы, Күкчә авыл клубы мөдире Замалетдинова Резедә Рәүф кызы белән берлектә, 8 декабрь көнне “Кулымда китабым ни сөйли? " акциясе үткәрделәр. Алар "Игелекле йөрәк" клубына йөрүче инвалид балалар янына бардылар, балаларга китаплар турында таныштыру әңгәмәсе үткәрделәр.