Карточкаларны төркемләү ысулына карап каталоглар алфавит, системалы, предметлы була. Рациональ оештырылган системада каталогның һәркайсы фондны билгеле бер аспектта ача. Каталоглар бер-берсен кабатламыйлар, ә өстәп торалар. Барлык каталоглар бербөтен тәшкил итә.
Ел дәвамында Ачы авылы китапханәсендә каталоглар белән эш алып барыла. Алфавит каталогында бүлекчеләр алыштырылды, каталогларның тышкы язмалары яңартылды.