Виртуаль дөньяда сак булырга кирәк!

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Интернет ул чиксез мәгълүмат дөньясы. Монда син уку өчен кирәкле булган күп нәрсәне таба аласың. Шулай ук интернетта син дусларың белән аралашасың, яки яңа танышлар таба аласың. Ләкин виртуаль дөньяда яхшыдан ары тагын күп кенә начар нәрсәләр дә бар. Интернетта үзеңне дөрес тотмау аркасында синең үзеңә генә түгел, синең якыннарыңа да зыян килергә мөмкин.  Моны кисәтү өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгы  мәктәп укучылары арасында “Виртуаль дөнья балалар күзе белән “ рәсем конкурсы оештырды. 7 декабрьдә Казан шәһәре Яңа Савин районының             “ 179нчы Гимназия” гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесендә  конкурска нәтиҗә ясалды. Бу конкурста Максабаш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Илюзә дә катнашты һәм  мактау кәгазе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International