Әлеге дата 2004 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән үткәрелә. Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, гомуммәктәп линейкалары үткәрелде. Район үзәк китапханәсендә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктыркан күргәзмә оештырылды. Шэдке урта мәктәбендә узган сыйныф сәгате район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Чулпан Мирайханова, Теләче районы имам мөхтәсибе Исмагил хазрәт Фәләхиев, районның “ФОРПОСТ” җитәкчесе Радик Сәйфетдиновлар катнашты һәм чыгыш ясады.