Яңа ел бәйрәме

2018 елның 28 декабре, җомга

Яңа ел! Бу сүзләрне ишетүгә безнең күз алдыбызга хуш исле зифа чыршы, ап-ак кар     

бөртекләре, җемелдәвек сихри утлар ,уен-көлке, җыр-бию, Кыш бабай һәм Кар кызы

килеп баса.  28 декабрь  көнне Иске Җөри балалар бакчасында да“Яңа ел” бәйрәме булып

узды.Нәни дусларны котларга диеп урманнан Кыш бабай,Кар кызы һәм урман җәнлекләре

килделәр. Балалар Кыш бабайга үзләренең шигырьләрен сөйләделәр, матур җырлар

җырладылар. Ә Кыш бабай исә аларга үзенең  күчтәнәчләрен, бүләкләрен өләште. Бәйрәм

бик матур һәм үзенчәлекле  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International