Яңа ел алдыннан Теләче № 2 балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар янында гадәти булмаган кунак - "Татарстан Республикасы буенча 7 ОФПС " ПСЧ-134 ФГКУ янгын сүндерү бүлегеннән Кыш бабай булды. Кыш бабай балалар янына чанада түгел, ә чын янгын сүндерү машинасына утырып килде! Балалар аны урамда каршы алдылар. Янгын сүндерүче Кыш Бабай аларга Яңа ел белән котлады, һәрвакыт ата-аналарын тыңлауларын, шулай ук сәламәтлек теләде.
Аннан соң Кыш бабай төрле бәйгеләр үткәрде, балалар табышмаклар чиштеләр, Яңа ел җырларын башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Янгын сүндерүче Кыш бабай балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә Яңа ел бәйрәмнәрендә һичшиксез истә тотарга кирәк булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да искә төшерде. Чара азагында барлык балалар да татлы Яңа ел күчтәнәчләре алдылар.
Балалар үзләре әйтүенчә, алар мондый Кыш бабайны алар беренче тапкыр күрделәр һәм бу аларның күбесе өчен чын сюрприз булды.