Кышкы каникул чорында балалар иминлеген саклау барыбызның да төп бурычы. Шушы максаттан чыгып Олы Мишә урта мәктәбендә төрле профилактик чаралар үтә. Балаларның кышкы яллары вакытында “ЮИД” отряды Олы Мишә балалар бакчасына кунакка бардылар. Укучыларыбыз нәни дусларына юл йөрү кагыйдәләрен белүнең мөһимлеген аңлаттылар.