Балаларны Кыш Бабай, Кар Кызы һәм башка әкият персонажлары күңел ачтырды. Кыш Бабай һәм Кар кызы балалар белән әйлән-бәйлән уйнады, җырлар җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар,табышмаклар чиштеләр. Балалар һәм өлкәннәр актив рәвештә уенга керделәр, Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр. Әлбәттә,Кыш Бабайдан бүләкләр алу балалар өчен зур сюрприз булды. Барысы да канәгать калды һәм йөзләрендә елмаю белән таралыштылар.