Яңа елда лотерея уйнату-балалар өчен күңел ачарга яхшы сәбәп. Үзенчәлекле бүләкләр алырга барысы да хыяллана. 4 январь көнне Айдар мәдәният йортында балалар өчен "Барсы да бүләкле лотерея" уены үткәрелде. Әлеге чара,чыршы тирәли традицион әйлән-бәйлән, яңа ел шигырьләрен укудан башка булмады. Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф белән таралыштылар. Залда бер генә бала да бүләксез калмады.