Быел милли көрәш буенча республиканың спорт остасы, атказанган терлекчесе, районыбызның Олы Мишә авылында гомер иткән, үзеннән соң бер дигән көрәшче балалар, оныклар калдырган Наил ага Хәмидуллин призына (хәзер исә истәлегенә) милли көрәш буенча ир-егетләр арасында район беренчелеге үткәрелә башлаганга 26 ел тулды.
8 гыйнвар көнне “Батыр” спорт комплексында әлеге мәртәбәле бәйгенең нәкъ 26 сы үтте. Көрәш ярышын ачу тантанасында Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хамидуллин Илнур Хаҗинур улы, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы тхеквандо федерациясе президенты Айбятов Рамил Тәлгат улы һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Көрәш бәйгесендә районыбызның Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа, Теләче, Иске Җөри, Баландыш, Олы Мишә, Шәтке авыл җирлекләреннән һәм Биектау, Саба, Кукмара районнарыннан җәмгысы 60 көрәшче көч сынашты. Тулырак "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Гомумкоманда урыннары:
1 – Олы Мишә
2- Иске Җөри
3 – Олы Мәтәскә
Җиңүчеләр Кубок, медаль, грамоталар белән, җиңүче командалар медаль, грамота һәм күчмә кубок белән бүләкләнделәр.