Бажов әкиятләре буенча уеннар үткәреп без китап укучыларның туган як әдәбияты турында күзаллауларын киңәйтергә, балаларны авторның укылган әсәрләре буенча иҗади - эмоциональ эшчәнлеккә тартырга тырыштык. Шулай ук П. Бажовның тормыш юлы белән таныштырылды һәм «Малахитовая шкатулка» җыентыгындагы хикәятләрен тагын бер кат укып чыгарга тәкъдим ителде.