5 январь көнне Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен «Кыш бабайда кунакта” исемле яңа ел тамашасы үткәрделәр.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бәйрәмдә балаларны Кыш бабай белән Кар кызы, яраткан әкият геройлары тәбрикләде. Балалар театральләштерелгән бәйрәм тамашасына, төрле уен-конкурсларга, викториналарга бик теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International