Иске Җөри авылы китапханәсендә кышкы каникулда укучылар белән «Кыш бабай бизәкләре» дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Балалар үзләренеӊ рәсемнәрендә кышкы матурлыкны тасвирладылар. Конкурста катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International