Һәр кеше Яңа елны түземсезлек белән көтә, ниндидер могҗизага өметләнә. 29 декабрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Яңа ел кичәсе үткәрелде. Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән убырлы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы әйләнәсендә җырлар җырладылар, төрле ярышларда катнашып бүләкләр алдылар. Лотерея уйнату, күңелле дискотека укучыларның күңеленә хуш килде, һәркем күтәренке рух белән өйләренә таралды.