Кышкы каникул вакытында Ямбулат авылы китапханәчесе Шакурова Г.М балалар белән "Кышкы саф һава - тәнгә дәва" дигән кышкы табигатькә сәяхәт үткәрде.
Укучылар сәламәт яшәү зарурлыгын аңлауга ирешү йөзеннән, кышкы табигатькә чыктылар, тауда чана - чаңгы шудылар, алар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, саф һава суладылар. Сәяхәт барысына да бик ошады.