Яңа ел ул чын могҗиза. 4 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында да балалар очен шушындый сихри бәйрәм чарасы уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар, җырладылар һәм биеделәр. Аларның йөзләрендә кояш балкыды. Барысы да бик канәгать һәм шат иделәр.