4 январь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында китапханә хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Сертотмас үрдәк әкиятендә кунакта” исемле кичә узды.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

“Балачак” курчак театрының кечкенә төркем артистлары тамашачыларга “Сертотмас үрдәк” әкиятен күрсәттеләр. Бәйрәмдә  балалар әкият геройлары, Кыш бабай белән очраштылар. Матур шигырьләр сөйләп , җырлар җырлап, чыршы тирәли Кыш бабай белән әйлән-бәйлән уйнап бәйрәмне  күңелле уздырдылар. Тамашаның иң күңелле мизгеле лотерея уены да бик мавыктыргыч булды. Мәдәният йорты режиссеры  Илсур Низамов, техник персонал Райлә Зиннатова, газ котельнясына ягучы оператор Ильмир Мингазов, китапханәче Гөлназ Махмутова, мәдәният йорты директоры Фәнил Миннекаев тамашаның  төп спонсорлары булдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International