Бу кичтә залда дуслар, туганнар, танышлар һәм хәтта таныш булмаган кешеләр, ниһаять, бөтен бергә очрашырга-танышырга, рәхәтләнеп күңел ачарга һәм, әлбәттә инде, бер - берсен якынлашып килүче Раштуа бәйрәме белән котларга җыелды.
Алар ике команда - Яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре белән бүлешеп, "Йөзгә бер"уенында уйнадылар, анда төрле сынауларда һәм Раштуа уеннарында катнаштылар.
Әбде авыл мәдәният йорты үзешчәннәре бик яхшы программа әзерләделәр, анда җырлар, биюләр, шигырьләр, төрле конкурслар булды.
Соңыннан барлык катнашучыларга һәм тамашачыларга татлы бүләкләр тапшырылды.Кичә гадәттәгечә чәй эчү һәм дискотека белән тәмамланды.