Ф.Кәрим төрле җанрдагы әсәрләр – шигырьләр, поэмалар, хикәяләр язган“Үлем уены”, “Кыр казы”, “Сибәли дә сибәли”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”,” Партизан хатыны”, “Ант”, “”Ватаным өчен “, “Кыңгыраулы яшел гармун” һәм башка бик күп әсәрләр авторы. Аның бик күп шигырьләре көйгә салынган. “Яз җитә”, “Күбәләк”, “Кемгә сөйлим серләремне”, “Кайтыр әнкәң”, “Кала яшьлек”, “Син еракта”, “Аның дәфтәреннән” җырларын халык яратып башкара. Бөек Ватан сугышын Сталин төрмәсендә каршылый. Ул сугышка язылып котыла һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була.