Яңа елда китапханә ишекләрен иң беренчеләрдән булып кече яшьтәге китап укучылар ачты. Бу көнне балалар өчен күп кенә сюрпризлар һәм кызыклы әдәби биремнәр әзерләнгән иде. Китапханәче аларны яңа китаплар белән таныштырды. Чарадан беркем дә бүләксез китмәде, барлык катнашучылар да оттырышсыз лотереяда катнашып истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Залда тылсымлылык һәм әкиятләр атмосферасы хөкем сөрде, бәйрәм күңелле һәм дәртле узды, балаларның йөзләре елмаюдан балкыды. Әлеге кичәне оештыруда «Тамчы " клубына йөрүче балалар да ярдәм итте.