Драматург юбилеена Айдар авылы китапханәсендә киң даирә укучылар өчен "Татар театр сәнгатенә нигез салучы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Г. Камал пьесалары 1910-30 елларда татар профессиональ театры репертуарының нигезен тәшкил итә.
1926 елда Камалга халык драматургы исеме бирелә. Галиәскәр Камал исеме аның әсәрләрендә яши һәм юкка гына татар театры үз гомерен халыкка багышлаган кешеләр хөрмәтенә аталмагандыр.