9 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә татар язучысы Фатыйх Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган «Тәвәкәллек, батырлыкта җыр булып калсаң иде... " дип исемләнгән тематик күргәзмә ачылды.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Шагыйрь иҗатында патриотлык темасы зур урын алып тора. Сугыш елларында ул 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса язган. Күргәзмә буенча башлангыч мәктәп укучыларын шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, "Гармунчы аю белән җырчы маймыл" китабына күзәтү ясалды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International