Быел татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камал тууына 140 ел булды. Теләче урта мәктәбендә бөек татар драматургы Галиәсгар Камалга багышланган дәресләр үтте. Укучылар Галиәсгар Камалның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.Р. Салманова дәресе балаларга бик ошады.