Бер генә бала да әлеге тылсымлы тирәгә килгән Кыш Бабай искиткеч бүләкләр бүләк итәр һәм барлык теләкләрне тормышка ашырыр дип шикләнми. Нәкъ менә шуңа күрә ата-аналар һәм мәдәният хезмәткәрләре балалар бу вакытны бик теләп һәм кызыксынып һәм озакка истә калдырсын өчен тырышырга тиеш.
5 гыйнвар көнне Ачы мәдәният йортында балалар өчен "Яңа ел алдыннан Кар Кызы һәм Кыш Бабай маҗаралары" дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Чара барышында балалар өчен төрле уеннар һәм конкурслар үткәрелде, күңелле әйлән-бәйлән уйнадылар, Яңа ел җырлары, шигырьләр, табышмаклар яңгырады. Балалар татлы призлар алдылар. Балалар өчен оттырышсыз лотерея үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле һәм мәрхәмәтле үтте.