Китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

9 гыйнвар көнне Алан авылы китапханәсендә  татар халкының күренекле патриот шагыйре,батыр сугышчысы һәм каһарманы Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Өзелергә җитеп сыкрый күңел...”дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.Үлем турында уйламаган чын халык шагыйренең рухы һәм иҗаты хәзер дә халык күңелендә саклана.Соңгы елларда аның китапларын яратып укучылар, иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксынучылар артты. Шуларны истә тотып, күргәзмәгә язучының иң яхшы шигъри әсәрләре куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International