Барлыгы 7 педагог катнашты. Җиңүче дип Теләче урта мәктәбенең физика укытучысы Алексеева Илсөя Хәмит кызы, «Педагогик дебют» номинациясендә һәм Шармыш төп мәктәбенең Инглиз теле укытучысы Гарифуллина Алира Рәхимҗан кызы танылды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вахитова Әлфия Садык кызы, Иске Җөри урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Жукова Римма Александровна алды.